На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...

Изге Рамазан ае уңаеннан мөселман эшмәкәрләре азык-төлек җыелмалары таратты

Бүген, 14 мартта, Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе инвалид балаларның әниләренә азык-төлек җыелмалары өләште. Җыелмалар Казанның 50 гаиләсенә тапшырылды. Әлеге чара җомга намазыннан соң Казанның Апанай мәчетендә узды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Азык-төлек җыелмаларын РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов шәхсән үзе өләште.

Һәр пакетка күпчелек гаиләләр рационының аерылгысыз өлеше булган төп продуктлар салынган иде.

Аңа төрле ярмалар, токмач, колбасалар, тавык ите, үсемлек мае, куертылган сөт, консервалар, шикәр, чәй, җиләк-җимеш һәм прәннекләр керде.

Теләгән һәр кеше әлеге проектка үз өлешен кертә һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм күрсәтә ала. Тулырак мәгълүмат алу өчен +7 987 275-13-13 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин (РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең Хәйрия фонды җитәкчесе урынбасары Радэль Валькаев).

 

Ссылка на первоисточник
наверх