20-21 сентябрьдә Мәскәү Җәмигъ мәчетендә Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең VIII Корылтае уза. Бүген нәзарәтнең эшче органнары сайлана, Уставка үзгәрешләр кертелә. Иртәгә рәис һәм аның беренче урынбасары сайланачак. Рәис кандидатурасына бер генә кандидат - хәзерге рәис Равил Гайнетдин гына тәкъдим ителгән.
Корылтай эшендә 68 субъекттан 129 делегат катнаша. Делегатлар арасында Донецк мөфтие Рәшит Брагин да бар.
Съездны Пенза мөфтие Ислам Дашкин Коръән аятьләре укып ачып җибәрде. Соңгы Корылтайдан соң вафат булган дин әһелләре искә алынды.
Равил Гайнетдин узган 5 елга нәтиҗә ясады. Рәиснең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов әйтүенчә, Россия мөселманнары Диния нәзарәтенә кергән дини оешмалар арткан. 2019 елда 53 төбәк булса 2024 елда - 62 төбәк. 117 яңа дини оешма теркәлгән.
Свежие комментарии