На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Табигый байлыклар комитеты Зәңгәр күлләргә керүне түләүле итү сәбәпләрен аңлатты

Казанда «Зәңгәр күлләр» тыюлыгына керүне түләүле итәргә планлаштыралар. Моның сәбәпләрен «Татар-информ»га Табигый байлыклар буенча дәүләт комитетында аңлаттылар.

«Зәңгәр күлләр туристлар өчен табигать һәйкәле һәм массакүләм көндәлек ял итү урыны булып тора. Әмма бүгенге көндә Зәңгәр күлләр тыюлыгына килүчеләр агымы белән идарә итү авырлаша.

Тыюлыкка керүне түләүле итү – кирәкле чара. Россиядә түләү алу мөмкинлеге турындагы документ 2020 елда ук, махсус саклана торган табигый территорияләр турындагы канунга әлеге норманы керткәч расланган иде», – диделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Татарстанның Табигый байлыклар буенча дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча, илнең күпчелек субъектларында махсус сакланыла торган табигать территорияләренә керү түләүле һәм бу коммерция максатларыннан түгел, ә табигый яктан аеруча кыйммәтле территорияләрне саклау өчен эшләнелә.

  • «Зәңгәр күлләр» тыюлыгына керү бәясе билгеле булды, дип язган идек.
Ссылка на первоисточник
наверх