На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Махсус операциягә Буа районыннан килешү төзеп илледән артык кеше киткән

Рәсми мәгълүматлар буенча, бүгенгә махсус операция зонасына Буа районыннан илледән артык кеше килешү төзеп киткән.

Иртән Буа хәрби комиссариаты янында тагын ике кандидат мобиль хезмәт килүен көтеп торган. 8дә «Ларгус» машинасы килеп җитә, шәфкать туташы аларны хастаханәгә алып китә. Медицина хезмәткәре сүзләренчә, булачак хәрбиләргә тапшырылган исемлек буенча ул аларны һәр кабинетка озата йөри.

Хәбәрчеләр дә булачак хәрбигә табибларга керергә чиратта басып торырга туры килмәсен өчен, аларга ничек ярдәм итүләрен күзәтте.

Хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итүчеләрнең башта документларын тикшерәләр. Әгәр барысы да тәртиптә булса, комиссариат вәкиле район үзәк хастаханәсе белән элемтәгә керә.

Фото: © Наилә Хасибҗанова тәкъдим итте

Район үзәк хастаханәсе баш табибы Рөстәм Сәмирханов медицина оешмасында эш тәртибен аңлатты.

«Буа хастаханәсе табиблары хәрби комиссариат белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Елына ике тапкыр вакытлы хезмәткә китүче призывникларга урында медосмотр уздырыла. Хәзер дә килешү төзеп махсус операциягә китүчеләрне хәрби комиссариат янында каршылап, аларга Оборона министрлыгы раслаган тәртиптә медосмотр узарга булышабыз. Бүгенгә кадәр җитди проблемалар булмады, килешү төзегән хәрбиләр Россия Кораллы Көчләре составында хезмәт итүгә яраклылык турында документны каршылыксыз ала», – дип сөйләде ул.

Материал Наилә Хасибҗанова ярдәме белән әзерләнде

 

Ссылка на первоисточник
наверх