На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Может я что-то пропустил, но когда татарский язык стал в России основным?Майкоп шәһәрендә ...
  • Владимир
    Нихрена не понял, что там написано??? Может быть они между собой договариваются убивать русских???Арчада Коръәни Кә...
  • Evgenija Palette
    Пошли на Х... Пишите на Государственном языке...Кайбыч районы Хуҗ...

Чаллыда фатир бәяләре, Казан белән чагыштырганда, күпкә арткан

Чаллыда фатирларның бер квадрат метры 150 мең сум тирәсе тора. «МИР КВАРТИР» федераль портал белгечләре яңа йортларда 32 кв.м кадәр булган фатир бәяләрен өйрәнгән. Моның өчен алар Россиянең 70 шәһәрендә тикшерү үткәргән. Бәяләр барлык шәһәрләрдә диярлек арткан. Махачкала, Белгород һәм тагын берничә шәһәрдә генә хаклар үзгәрмәгән, бераз кимегән дә.

Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Гүзәл Шиһапова яза.

Бәяләр аеруча 2024 ел башында, ташламалы ипотека программасы гамәлдә булганда күтәрелгән.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, Чаллыда 32 кв.м. мәйданнан зур булмаган фатир 4 миллионнан бераз артык тора. Бер ел дәвамында бәяләр 42,3 процентка арткан. Чагыштыру өчен Казанда мондый кечкенә фатирлар 6 миллионнан бераз кыйммәтрәк тора, әмма бәяләр 13 процентка гына арткан.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх