На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Аксубай ветеринария табибы халыкара бәйгедә һөнәр осталыгын күрсәтте

Аксубай районыннан мал табибы Әнвәр Шәрифуллин Казанда «Агроволга» Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында узган мөгезле эре терлекләрнең тоякларын кисү буенча турнирда уңышлы катнашты. Бу хакта «Аксубай» газетасы яза.

Үз һөнәренең остасы бәйгесендә Россиядән, Беларусь Республикасыннан, Казахстаннан, Боливия һәм Кубадан ортопед-тояк кисүчеләр ярышты.

Әнвәр Шәрифуллин мөмкин булган 100 баллның 84ен җыйды. Бу – ундүртенче күрсәткеч. Иң яхшы исеменә 130 белгечнең көч сынашуын исәпкә алганда, нәтиҗә – лаеклы. Уңышлы эш күрсәткәне өчен ул Дипломга лаек булды, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх