На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Зачем коверкать русский язык!?«Ак чәчәкләр» бул...
  • Olga Rogova
    что это тут за пурга? Сайт российский! Что это за словесный чуркестанский  понос на русском сайте?Төмән өлкәсендәге...
  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...

Песошин бәйрәмнәр вакытында иминлек чараларын көчәйтергә чакырды

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин традицион республика киңәшмәсендә бу ял көннәрендә төбәктә уза торган массакүләм чараларны оештыручыларны хокук саклау органнары белән көчәйтелгән иминлек чараларын күрергә чакырды. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанда 1 миллионнан артык яшь кеше яши, алар исәбенә республикада яшәүче һәр дүртенче кеше керә.

«Үсеп килүче буынны тәрбияләү, киң мөмкинлекләр тудыру, яшьләрне персональләштерү – безнең эштә иң мөһим бурычлар», – дип билгеләп үтте Алексей Песошин.

Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Хөкүмәте башлыгы агымдагы елда Татарстан бүген билгеләп үтелә торган Яшьләр көнен бәйрәм итүнең федераль мәйданчыкларының берсенә әверелүен искәртте. Моннан тыш, бәйрәм уңаеннан чаралар республиканың барлык шәһәр һәм районнарында узачак.

Бу ял көннәрендә төбәктә башка зур чаралар да планлаштырылган. Бу, аерым алганда, ачык һавада VK fest музыкаль-күңел ачу фестивале һәм шосседа велоузышлар буенча Россия чемпионатының күмәк ярышлары.

Моннан тыш, Татарстан районнарында республикада традицион мәдәният бәйрәмнәренең язгы-җәйге циклы дәвам итә. Бүген Балтач районында - удмуртларның «Гырон быдтон» бәйрәмен, ә иртәгә Нурлат районында чуваш мәдәниятенең «Уяв» республика бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.

com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх