На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Актаныш хәйриячесе махсус хәрби операциядә катнашучыга автомобиль тапшырган

Автокросс буенча Россия чемпионы, Татарстанның Актаныш районы меценаты Рәдис Хашимов спорт казанышларыннан тыш, изге эшләре белән дә билгеле. Спортчы якташы, махсус хәрби операциядә катнашучы Радмир Харисовка «Нива» автомобиле ачкычын тапшырды.

Хашимов сүзләренчә, автомобильне тапшыру - бүләк кенә түгел, көчле ярдәм һәм бердәмлек символы, ул халык белән армиянең бербөтен булуын күрсәтә.

Машина хәрбигә мөһим бурычларны үтәргә ярдәм итәчәк һәм алгы сызыкта ышанычлы ярдәмче булачак, дип аңлатты ул.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов бу гамәлнең әһәмиятен билгеләп үтте һәм меценатка рәхмәтен белдерде. «Рәдис Хашимов — чын патриот. Автомобильне махсус хәрби операциядә катнашучыга тапшыру - ул яхшы гамәл үрнәге дә, бердәмлек һәм кайгыртуның чын үрнәге дә булып тора. Хәрби бурычларны үтәүче якташларыбыз үзләренә ярдәм итүләрен, алар турында истә тотуларын беләләр, һәм бу аларга көч бирә!» - диде ул.

Бу Рәдис Хашимовның мондый беренче гамәле генә түгел, элегрәк ул хәрбиләргә автомобильләр тапшырган иде инде.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында волонтерларга махсус хәрби операциягә ярдәм итүдә мөһим өлеш керткән өчен рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән, үз тирәсенә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләреннән командалар җыеп эшли», - дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.

23 гыйнвардан Татарстанда Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2,8 миллион сум акча түләнә. Акча күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле. Яңа түләү 2025 елның 1 апреленә кадәр гамәлдә була.

Хәрбиләр махсус операция зонасында аена ким дигәндә 210 мең сум ала.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була. Моннан тыш, контракт (1 разряд) буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итәргә була: Казан, Аэропорт урамы, 1/40 йорт, тел.8(843)221-44-52. Шулай ук 8(800)222-59-00 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

Материал Ләйсән Газизова катнашында әзерләнде.

Ссылка на первоисточник
наверх