На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Татары, пошли вон с русскоязычных сайтов. ИЛИ ГОВОРИТЕ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ - НА РУССКОМ...Фәрит Мөхәммәтшин...
  • Владимир Ахтырченко
    Самоуправление региона- это не значит выходить в эфир на общегосударственных каналах России на своём региональном язы...Әгъзам Гобәйдулли...
  • Evgenija Palette
    ТЕПЕРЬ УЖЕ ЖИДЫ СТАЛИ ПРОПОГАНДИРОВАТЬ ИСЛАМ...Россия ислам инст...

Ленар Хәкимҗанов: Халыкларыбыз – күпкырлы сәләт ияләре

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Халыклар бердәмлеге көне бәйрәменә багышланган «Безнең өй — Татарстан» республика этномәдәни халык иҗаты фестиваленең гала-концерты алдыннан лаеклыларны бүләкләү тантанасы узды. Аның барышында халык иҗаты коллективлары хөрмәтләнде. Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов та биредә бәйрәмнең асылы турында фикерләрен ирештерде.

«Бүгенге бәйрәм – чын-чыннан күпмилләтле, төрле мәдәниятле Татарстанның, Россия халкының бердәмлеген күрсәтә. Безнең халыкларыбыз күпкырлы сәләтләргә ия. Алар үзләренең гореф-гадәтләренә, рухи байлыкларына тугры булып яшиләр. Опера һәм балет театрына исә без Татарстан Республикасының бөтен төбәкләреннән барлык милләт вәкилләрен җыйдык.

Алар зур сәхнәдә үзләренең осталыкларын күрсәтү мөмкинлегенә ия, мәдәниятләрен һәм традицияләрен тәкъдим итәләр. Безнең халыкларны уртак тамырлар, тарихи үткәннәр һәм мәдәнятләребез берләштерә», – дип белдерде ул «Татар-информ» хәбәрчесе белән аралашканда.

Әңгәмәдәш, алга таба халыклар үзара дуслыкта һәм татулыкта гомер итәр, ә халык иҗаты коллективлары яңа казанышларга ирешер, дигән ышанычын да әйтте.

«Киләчәктә дә, әле күп гасырлар буена безнең халыклар шулай бердәм рухлы булып бергәләп яшәүләренә өметләнәбез», – диде министр урынбасары.

«Безнең өй — Татарстан» гала-концерты сәхнәсе 500дән артык артистны берләштерде. Ул Идел буе халыкларының төрле телләрендәге, Людмила Зыкина репертуарыннан «Течёт река Волга» җыры белән башланып киткән иде – рус, татар, мари, мордва һәм башка телләрдә куплетлар яңгырады. Тамаша Евгений Евтушенко сүзләренә язылган ватанпәрвәрлек һәм Ватан хакындагы «Люди — родина моя» җыры белән тәмамланды.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.

com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх