На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Ютазы районы батырлары истәлегенә 80 юкә үсентесе утыртылды

Бу чара кысаларында һәлак булган ютазылылар истәлегенә «Яңарыш» паркында 80 юкә үсентесе утыртылды. Акцияне Җиңү юбилеена багышладылар. Бу хакта «Ютазы таңы» хәбәр итә.

Чарада район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин һәм аның урынбасары Закуан Ильясов, Башкарма комитет җитәкчесе Светлана Самонина, ветераннар (пенсионерлар) советы, инвалидлар җәмгыяте, «Беренчеләр хәрәкәте» әгъзалары һәм территориаль иҗтимагый үзидарәләр рәисләре катнашты.

«Илебезнең азатлыгын һәм бәйсезлеген үз гомерләре бәрабәренә яулаган Бөек Ватан сугышында катнашучыларыбыз истәлегенә бу агач», – дип билгеләп үтте район башлыгы.

Ютазы районында «Хәтер бакчасы» акциясе чын бәйрәмгә әверелде, анда һәр битараф булмаган кеше катнашты. Ветераннар һәм яшьләр - барысы бергә, иңгә-иң куеп, агачлар утыртты, шуның белән киләчәк буыннарга истәлек эстафетасын тапшырдылар.

Мәсәлән, Бәйрәкәдә, Дим-Тамакта бу көнне 60 яшь нарат утыртылды, Иске Урыссуда Хәтер скверы тирәсендә 40 яшь каен һәм 40 нарат утыртылды.

«Бу көнне утыртылган һәр үсенте - совет халкының батырлыгына хөрмәт, сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаганнарны искә алу символы. Бу җиңүнең нинди бәя белән яулап алынуын һәм җиребездә тынычлыкны һәм татулыкны саклауның мөһимлеген истә тоту. «Хәтер бакчасы» акциясе – Ватаныбызның азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган геройларга хөрмәт күрсәтү ул», – диелгән хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
наверх