На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...
  • Анатолий Ишимбаев
    Пиши по русски кутакМарат Галиев: Зак...

Мәскәүдә татар җәмгыяте ифтары булды

Бүген, 11 мартта, Мәскәүдә Бөтендөнья татар конгрессы, Мәскәү шәһәре Татар мәдәни үзәге һәм Мәскәү шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасы оештырган ифтар мәҗлесе булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Чара уртак мәдәният һәм дини традицияләр белән берләштерелгән төрле яшь һәм төрле һөнәр ияләрен бергә җыйган татар җәмгыяте өчен мөһим вакыйга булды, диелә хәбәрдә.

Мәҗлестә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Мәскәү татарлары автономиясе рәисе Фәрит Фәрисов, РФ Президенты Эчке сәясәт идарәсенең дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты башлыгы урынбасары Алмаз Фәйзуллин, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова, Ханты-Манси автономияле округы – Югра губернаторы урынбасары Азат Ислаев һәм башкалар катнашты.

Чараның тантаналы өлеше сәламләү сүзләреннән башланды. Васил Шәйхразиев барлык җыелганнарны изге Рамазан ае белән тәбрикләде, бу вакытның барлык мөселманнар өчен мөһимлеген билгеләп үтте.

Рәсми өлештән соң мәдәни-агарту чыгышлары булды, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
наверх