Бүген «Ак Барс» хоккейчылары плей-офф этабының җиденче уенында «Автомобилист» командасын 2:1 исәбе белән җиңде. Матч Екатеринбургта узды.
- Плей-оффта командалар дүрт җиңүгә кадәр көч сынаша. Бүген Казанның «Ак Барс»ы Екатеринбургның «Автомобилст»ын дүртенче тапкыр җиңде һәм плей-оффның киләсе раундына үтте.
Беренче периодның тугызынчы минутында, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, «Автомобилист» уенчысы Александр Шаров исәпне ачты (1:0). Уналтынчы минутта, киресенчә «Ак Барс» күпчлектә уйнаганда, Илья Сафонов алканы «Автомобилист» капкасына кертте (1:1).
Икенче һәм өченче периодлар голларсыз узды. Хәлиткеч алка икенче өстәмә периодның дүртенче минутында керде. Гол «Ак Барс» һөҗүмчесе Кирилл Семёнов исәбенә язылды (1:2).
Командалар составы:
«Автомобилист»
- Аликин (Галкин);
- Хрипунов – Да Коста – Голышев, Трямкин – Эберт;
- Кизимов – Шаров – Мэйсек, Воробьёв – Зборовский;
- Денежкин – Бывалцев – Меркли, Кашников – Диц;
- Шашков – Романцев – Каштанов, Ишимников – Блэкер.
«Ак Барс»
- Билалов (Мифтахов);
- Барабанов – Сафонов – Галимов, Лямкин – Марченко;
- Петан – Семёнов – Яшкин, Фальковский – Миллер;
- Пустоёров – О’Делл – Бровкин, Князев – Яруллин;
- Дыняк – Кателевский – Җамалтдинов, Лучевников – Ст.Терехов.
Свежие комментарии