На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Җәббаров: Татарстан элиталы орлыклардан файдалану буенча Россиядә өченче урынны били

Татарстан буенча югары репродукцияле орлыкларны чәчү күләме соңгы елларда 38 процент дәрәҗәсендә саклана. Бу - Россия буенча өченче күрсәткеч, дип белдерде ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров төбәк Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә.

Киңәшмәне барлык муниципалитетлар белән видеоконференция элемтәсе режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Анда шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

«Безгә әле үсәр урын бар. Барлык хуҗалыклар да орлыкчылык белән шөгыльләнә алмый. Элиталы орлыклар күләме барлык мәйданнарның 50 процентын чәчәргә мөмкинлек бирә», - дип искәртте авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.

«Орлыклар белән беррәттән, заманча агротехнологик алымнарны куллану да бөртеклеләрнең рентабельлелеген сизелерлек арттырачак», - дип өстәде докладчы.

Җәббаров бәяләвенчә, сортларны һәм орлыкларны дөрес сайлап алу нәтиҗәсендә уңыш гектарыннан 10 центнерга һәм аннан да күбрәккә арта. Орлыкчылыкка ярдәм итү өчен ярдәм чаралары өч юнәлеш буенча гамәлгә ашырыла. Гомумән алганда, агымдагы елда Россия һәм Татарстан бюджетларыннан бу максатларга 400 миллион сум акча бүлеп бирелгән, дип ачыклык кертте министр.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх