Америка Кушма Штатлары Президенты Дональд Трамп Россияне Украинадагы хәрби операцияне төгәлләргә өндәде. Аның сүзләренчә, әгәр Россия Украина ягы белән килешүгә бармый икән, «тагын да начаррак кына булачак», дип язган Америка лидеры үзенең социаль челтәрендә.
«Тынычланыгыз һәм бу мәгънәсез сугышны туктатыгыз!
Начар гына булачак» – дип язган Трамп (»Коммерсантъ»тан тәрҗемә).Шулай ук ул, әгәр конфликт тарафлары килешүгә ирешә алмаса, Трампка «Россия АКШка сата торган бөтен нәрсәгә һәм катнашучы башка илләргә карата да югары салымнар, пошлина һәм санкцияләр кертергә» туры киләчәк.
АКШның 47 нче президенты әйткәнчә, аның башка чарасы (килешү төзелмәгән очракта – ТИ искәрмәсе) калмаячак.
Свежие комментарии