На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

Айдар Метшин: «Татар-информ»ны укыйлар, аңа ышаналар

Россия Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айдар Метшин «Татар-информ»ны 35 еллыгы белән котлады.

«Агентлык тарихы турында җентекләбрәк белү өчен чыганакларга мөрәҗәгать иттем һәм газетаның бер чыгарылышында, ул вакытта әле «Советская Татария»дә (бүген – «Республика Татарстан»), агентлыкның эшли башлавы турында язмага юлыктым.

Агентлыкның баш мөхәррире Гомәр Богдалов анда билгеләп үткәнчә, мәгълүмат агентлыгының төп максаты – «оператив һәм объектив мәгълүмат чыганагы булу», - дип сөйләде Метшин.

Аның фикеренчә, бүген агентлыкның беренче җитәкчесе куйган максатка тулысынча ирешелгән дип әйтергә мөмкин.

«Татар-информ» - медиаөлкә укучылары һәм профессионаллары өчен дөреслек һәм оперативлык синонимы. Әгәр агентлык мәгълүмат урнаштырган икән, димәк, монда уйдырмаларга яки гайбәтләргә урын юк, анда бары тик тикшерелгән фактлар һәм чыганаклар гына», – диде депутат.

Ул искәртеп үткәнчә, «Татар-информ» материалларының сыйфаты агентлыкның төрле рейтингларда (әйтик, гаммәви мәгълүмат чараларында телгә алыну буенча) лидер булуы белән дә раслана.

«Татар-информ»га сылтама ясыйлар, аны укыйлар, аңа ышаналар», – дип сүзен төгәлләде Айдар Метшин.

Динара Прокопьева

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх