На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Николай
    А почему перевода нет? ФСБ-шники, вы куда смотрите? Тут террористы свои планы обсуждают, а вы и ухом не ведёте.Төмән өлкәсендәге...
  • Татьяна Рублева
    твоя моя не понимает!Татарстанда кешел...
  • Сергей Еремин
    ?777777Казанда «Биш буын...

Әхмәтшин Мәскәү госпиталендә Татарстаннан махсус операциядә катнашучылар белән очрашты

Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Мәскәү госпиталендә Татарстаннан махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр белән очрашты.

Азат Гыйниятуллин, Артур Дементьев һәм Павел Калашкин башкаланың 3нче Сугыш ветераннары госпиталендә дәвалана. Өчесе дә 2022 елда мобилизацияләнгән.

Бүген ТР вице-премьеры, Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин «Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре» мактаулы исеменең билгесен тапшырды.

Очрашуда Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов та катнашты.

Әхмәтов хәрбиләрне шулай ук «Армия генералы Мәхмүт Гәрәевкә 100 яшь» истәлекле медале белән дә бүләкләде.

Хәрбиләр белән күрешкәнче, Равил Әхмәтшин һәм Хәлил Шәйхетдинов госпитальнең баш табибы Георгий Мелконян белән очрашты.

«Без, табиблар, яралылар өчен булдыра алганның барысын да эшлибез. Әмма аларга мораль ярдәм дә бик мөһим, бигрәк тә җәрәхәтләре авыр булганда. Килгәнегез өчен рәхмәт», - диде Георгий Геннадьевич.

 

Ссылка на первоисточник
наверх