На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Дмитрий Зайцев
    И я о том же.Зилә Вәлиева: Тат...
  • Ингерман Ланская
    О как! оказывается тнв - это телеканалында, а смартфоны - билгеле булды... а все смартфоны булды? или некоторые тольк...«ТНВ» телеканалын...
  • Александр Антошин
    А что , канал уже постепенно переходит на татарский язык ?«Елмай» паркында ...

Россиядә укытучыларны мыскыл иткән өчен штраф кертелергә мөмкин

Укытучыларны мыскыл иткән өчен штраф кертү турындагы закон проектын Россия Дәүләт Думасы каравына кертергә планлаштыралар. Мондый инициатива белән парламентның түбән палатасы депутатлары Сергей Миронов, Яна Лантратова һәм Александр Терентьев чыгыш ясады. Бу хакта «Известия» яза.

Документ нигезендә, педагогны ачыктан-ачык мыскыл итү гражданнар өчен 30 мең сумга кадәр, вазифаи затлар өчен 200 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 700 мең сумга кадәр штраф рәвешендә җәзаны күздә тота.

Билгеләп үтелгәнчә, хәзерге вакытта закон проекты РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан хупланган инде, шулай ук аны Хөкүмәткә һәм Россия Югары судына җибәргәннәр.

Миронов билгеләп үткәнчә, хәзер педагоглардан, кагыйдә буларак, закон «укучылар һәм ата-аналар ягында була, ә укытучы үз проблемалары белән ялгыз кала», дип раслаучы шикаятьләр шактый килә.

Элегрәк укытучыларның мораль зыянны компенсацияләүне таләп итү хокукы турындагы закон проектын эшләү турында хәбәр ителгән иде. Әлеге инициативаны Россиянең атказанган укытучысы Александр Снегуров та хуплады.

Ссылка на первоисточник
наверх