Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Альберт Борһанов Россия Табигый фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы итеп сайланды. Бу хакта Россия Табигый фәннәр академиясе вице-президенты һәм профессор Илдар Үтәмешев «Бөтендөнья татар конгрессы химаясендә эшләүче төбәк тарихын өйрәнү структуралары эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм перспективалары» түгәрәк өстәлендә хәбәр итте.
Бөтендөнья татар конгрессы Төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты шулай ук «Пашат авылы тарихы» һәм «Кызыл Ялан авылы тарихы» китаплары өчен Сәрия Аймалетдинова, Әхәт Хафизов һәм Фидаил Мәҗитовны бүләкләде.
Свежие комментарии