На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Казанга өч көнгә «Җиңү поезды» килде: Сугыш тарихы 10 вагонда

Казанга «Җиңү поезды» килде. Ул ун вагоннан торган тимер юл составы эчендә иммерсив күргәзмә, анда Бөек Ватан сугышында Җиңү тарихы тәкъдим ителә. Ачылу тантанасында «Созвездие - Йолдызлык» резидентлары катнашында концерт, кыр кухнясы һәм мастер-класслар узды.

«Бүген бөтен илебез өчен истәлекле көн. Казанга «Җиңү поезды» килде, ул Бөек Ватан сугышы тарихы, җиңүләр һәм совет халкы кичергән кайгы-хәсрәтләр турында сөйли.

Тарихны истә тотарга гына түгел, сакларга һәм хөрмәт итәргә дә кирәк. Күргәзмәнең 10 вагонында дәһшәтле сугышның төрле тарихлары һәм вакыйгалары күрсәтелгән. Быелдан күргәзмәдә нацистларга булган суд процессларына багышланган яңа экспозиция барлыкка килде», - дип билгеләп үтте ачылу тантанасында Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Күргәзмә өч көн «Казан-1» вокзалында 10.00 сәгатьтән 1700 сәгатькә кадәр эшләячәк. Күчмә музейда аудиогид каралган, ә экспозиция буенча Лидия исемле машинист озатып йөри.

Һәр вагон Бөек Ватан сугышының үзенчәлекле тарихыннан тора. Монда килүчеләр сугыш алдыннан да, Кызыл Армия солдатлары белән окопта да, бронепоездда да, хәтта концлагерьда да булырга мөмкин. Күргәзмәнең соңгы ике өлеше Нюрнберг, Токио һәм Хабаровск процессларына һәм Бөек Җиңүгә багышланган.

«Россиядә һәм Татарстанда Ватанны саклаучылар елы башланды, шулай ук Бөек Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Бүген без уникаль вакыйгада катнашабыз. «Җиңү поезды» - ул искитмәлей иммерсив күргәзмә, ул яшьләргә сугыш вакытында ниләр булганы турында сөйләячәк. Сез илебез тарихын белергә һәм аңларга тиеш. Искәртәм, күргәзмә 12 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен тәкъдим ителгән, чөнки анда ул вакытта СССР гражданнары очрашкан барлык куркынычларны да күрергә мөмкин. Безнең илдә мондый хәлләр беркайчан да кабатланмасын өчен без барыбыз да кулдан килгәнчә эшлибез», – дип өстәде Россия Герое, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәсим Баксиков.

Алар поездга беренче булып килде һәм экспозицияне тулысынча карады. Аның өчен махсус 79 панорама, 158 интерактив элемент эшләгәннәр, экспонатларның 159 фотографиясен цифрлаштырганнар. Панорамаларга и экраннардан һәм проекторлардан видеоларны интеграцияләгәннәр.

Билетны теркәлү узып, проект сайтында түләүсез алырга мөмкин.

 

Ссылка на первоисточник
наверх