Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә «Гаилә учагы» клубы очрашуында язучы, әдәбият галиме, филология фәннәре кандидаты Рәҗәп Бәдретдинов катнашкан.
«Әдип яшь укучыларыбызга үзенең балачак хатирәләре белән уртаклашты, ничек язучы булып китүе турында сөйләде. Моның өчен кечкенәдән китаплар укырга, белемле булырга омтылырга кирәклеге турында кыйммәтле киңәшләрен бирде.
Чара бик күңелле, кызыклы һәм файдалы үтте», – диде «Татар-информ»га китапханәнең милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлеге җитәкчесе Нуридә Насыйбуллина.Чарада Казан шәһәре Идел буе районының «Балалар сәнгать мәктәбе»ндә шөгыльләнүче «Галәм» 18нче гимназия укучылары һәм Казан шәһәре Совет районының «Абдулла Алиш исемендәге 20нче гимназиясе»нең «Салават күпере» мәктәп яны лагерена йөрүчеләр катнашкан.
Балалар Габдулла Тукай, Әхмәт Исхак, Роберт Миңнуллин, Рафис Корбан, Фатих Кәрим, Флера Тарханова һәм башка язучыларның әсәрләрен сөйләп, сәхнәләштереп күрсәткәннәр. Соңыннан алар китап кыстыргычы ясау мастер-классында катнашкан.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии