На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Спас районы егетләре армиягә китте

Спас районыннан чираттагы чакырылыш егетләрен армиягә җибәрде. РФ Кораллы көчләре сафларын 12 егет тулыландырды. Бу хакта «Яңа тормыш» сайтында хәбәр ителә.

Спас районы Яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов булачак солдатларга мөрәҗәгать итте.

Хакимият вәкиле егетләргә лаеклы хезмәт итүләрен һәм тизрәк өйләренә кайтуларын теләде.

Шулай ук, традиция буенча, егетләргә сувенир тәңкәләр таратылды.

«Солдатларга армия хезмәтендә уңышлар һәм тизрәк өйләренә кайтуларын телибез», диелгән хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
наверх