Чулман елгасы ярыннан өч чакрым ераклыкта Кама Тамагы бистәсе янында Лобач тавы тирәсендә кар чанасы боз астына төшеп киткән, аның йөртүчесе батып үлгән.

Фото: © Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе
«Татар-информ»га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, коткару посты хезмәткәрләре һава мендәрендәге суднода йөртүченең үле гәүдәсен чыгарган.
Татарстанлыларны сулыклардагы боз кеше массасын тотмый, бозга керү, бигрәк тә мототехникада куркыныч, дип кисәтәләр.
Свежие комментарии