Артист, режиссер һәм язучы Әхтәм Зарипов вафат булды. Бу хакта ТР Язучылар берлеге хәбәр итә.

Татарстан язучылар берлеге мәрхүмнең якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Хушлашу вакыты һәм урыны соңрак хәбәр ителәчәк, диелә хәбәрдә.

Әхтәм Исмәгҗан улы Зарипов – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, актер, режиссер.
1935 нче елның 15 июлендә Башкортстанның Илеш районындагы Таьи авылында туган.

1961-1972 елларда – Г.Камал исемендәге театрда артист.

1972 елдан – Казан телевидениясендә режиссер.

1987-1992 елларда Казан телевидениясендә баш режиссер.

Свежие комментарии