На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Юрий Гаврилов
    Читат,читал так и не понял ни хренаМәгариф министры ...
  • Дмитрий Зайцев
    И я о том же.Зилә Вәлиева: Тат...
  • Ингерман Ланская
    О как! оказывается тнв - это телеканалында, а смартфоны - билгеле булды... а все смартфоны булды? или некоторые тольк...«ТНВ» телеканалын...

Татарстанда мигрант балалары вазгыяте: Тест, күпмилләтле мәктәп һәм милләтара хөрмәт

Чит ил гражданнары балаларының социаль-мәгариф адаптациясе Казанның бер мәктәбе үрнәгендә

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә мигрантларның балаларына рус телен укыту темасын күтәрде һәм бу өлкәдә бурычлар куйган иде. Республика матбугаты журналистларын чит ил гражданнары балаларының социаль-мәгариф адаптациясе барышы белән таныштырдылар.

Казан шәһәренең Тинчурин урамында урнашкан 51нче санлы мәктәбендәге дәресләрне күрсәттеләр.

«Быел 1 апрельдән мәктәпкә кабул итү тәртипләре үзгәрде. Хәзер чит ил гражданнарына яңадан ике өстәмә таләп куела. Беренчедән, алар Россиядә законлы рәвәштә яшәргә тиеш һәм алардан өстәмә дүрт документ – миграцион документлар, туу турында таныклык, дактилоскопия һәм медицина оешмасыннан белешмәләр алып килү сорала. Әлеге документларны тикшергәннән соң гына балалар тест язарга чакырыла», – дип сөйләде Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов.

Тест язу республикабызда 77 пунктта оештырыла һәм һәр айның бер чәршәмбесендә уза. Тестның биремнәре Мәскәүдә төзелеп, расланып бер көн алдан килә. Биремнәр ике өлештән тора: сөйләм һәм язма. Үтәү вакыты – 15 минуттан алып 75 минутка кадәр.

«Бүгенге көнгә чит ил гражданнарыннан балаларын мәктәпкә укырга алуны сорап 554 гариза килде. Алар арасынннан 30 гариза тулы комплект документация җыеп китермәү сәбәпле кире кайтарылды. Аннан соң калган 524 бала тест узарга чакырылды. Алар арасыннан 427 бала – тестны уңышлы үтте. Бу 82 процентны тәшкил итә, дигән сүз.

Күпчелеге аларның Казаннан, Чаллыдан, Әлмәттән һәм Түбән Камадан. Сыйныфлар буенча карасак: мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүче 300гә якын баланың бөтенесе узды. Ни кызганыч, 77 бала тест сынауларын үти алмады», – диде Мөҗипов.

Җитәкче әйтүенчә, тестны үтә алмаучылар белән рус телен укыту, белемнәрен камилләштерү һәм тел белү сыйфатларын арттыру өчен төбәкнең 54 мәгариф оешмаларында эш алып барыла. Тестны уза алмаучылар белемнәрен камилләштереп тагын өч айдан соң тестны тапшырып карау хокукына ия.

  • Бүгенге көндә Татарстанда 3,1 меңнән артык мәктәп укучысы – мигрантлар балалары, шулай ук 22,4 меңнән артык чит ил студенты белем ала.

Мигрантлар балаларын адаптацияләү алымын тәкъдим иттеләр

Казан шәһәренең 51нче санлы урта мәктәбендә рус телен өйрәнә генә башлаган һәм мәктәпкә керү өчен тест үтә алмаган мигрант балалары өчен өстәмә дәресләр дә булдырылган. Мәгариф учреждениесе директоры Рөстәм Хаҗиев бу балаларга тизрәк белем бирү процессына уңышлы кушылырга ярдәм итү максаты торуын әйтте.

«Курслар уңай нәтиҗә бирә. Без балаларны тугызынчы һәм унберенче сыйныфлардан соң ныклы белем фундаменты белән чыгарабыз. Безнең мәктәпне тәмамлаучыларның Татарстанда калып, республикада эшләве сөендерә торган күренеш. Рус телен өйрәнү буенча курслар бездә биш елдан артык эшли. Шуңа күрә тәҗрибә белән уртаклашырлык нәтиҗә бар. Алар дәресләрдән соң теләк буенча үткәрелә. Ата-аналар да баланың мәктәптә уңышлы укуын тели. Әгәр без баланың рус телен начар белүен күрәбез икән, ата-аналарга балаларын шушы курсларга китерергә киңәш бирәбез», – дип белдерде ул.

Рус телен начар белгән укучы өч ай эчендә яше буенча кирәкле белемнәрне үзләштерсен өчен атнага бер сәгать өстәмә дәресләр дә җитүен дә әйттеләр.

«Нигездә уку йортыбызда якын чит илләрдән булган балалар белем ала. Быел мигрантларның балалары буенча статистка ясадык һәм Азәрбайҗаннан укучылар күбрәк икәнен ачыкладык. Хәтта Африкадан да бер бала укый. Ата-аналары укырга керү өчен безнең мәктәпкә документларын тапшырган барлык балалар да рус теленнән тестны уңышлы үтте һәм укыйлар. Күптеллелек һәм күпмилләтлелек – кыенлык түгел, ә байлык, дип исәплибез. Бу безне үзара аңлашырга, хөрмәт итәргә өйрәтә һәм киләчәктә балаларга күбрәк мөмкинлекләр ача. Без һәр бала үзен бердәм коллективның бер өлеше итеп тоя торган шартлар тудырабыз», – диде әңгәмәдәш.

Милли ашлар көне укучылар арасында дустанә мөнәсәбәтне сакларга булышлык итә

Мәктәп директоры билгеләп үткәнчә, мәктәптә укучыларны рус һәм татар мәдәнияте белән генә түгел, ә башка милли-мәдәни үзенчәлекләре белән дә таныштыралар. Моның өчен төрле милли бәйрәмнәр үткәрелә. Мисал итеп китереп, һәр уку елы ахырында Милли ашлар көне оештырылуын әйтте.

«Төрле милләт балалары өйдә әти-әниләре белән халык кухнясы ризыкларын әзерли һәм мәктәпкә күргәзмәгә алып киләләр. Дегуcтация дә ясыйлар. Бу дустанә мөгамәлә сакларга да ярдәм итә, талаш-ызгышлар юк. Мәктәптә мохитнең тыныч һәм имин булып калуы бик мөһим. Укытучылар төрле милләт балалары бергә эшлиләр, бер-берсенә ярдәм итәләр һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Имтиханнарга әзерлек бара торган югары сыйныфларда без чит ил гражданнары балаларының да яшьтәшләре белән бертигез белем дәрәҗәсен күрәбез», – дип сөйләде Рөстәм Хаҗиев.

Быел мәгариф учреждениесендә төрле милләт вәкилләре булган 470тән артык укучы белем ала. Шул исәптән татарлар, руслар, башкортлар чувашлар, таҗиклар, үзбәкләр, кыргызлар, азәрбайҗаннар, әрмәннәр, уйгырлар, даргиннар, бурятлар, чеченнар, венгрлар һәм Африка илләре вәкилләре укый.

Казан шәһәренең 51нче санлы мәктәбендә: «Мәктәп – бала өчен икенче өй, дип тә әйтәбез»

Аерым алганда, Казанның 51нче санлы урта мәктәбен Чит ил гражданнары балаларының социаль-мәгариф адаптациясе барышы турында мәктәп директоры урынбасары, «Мәгарифтәге казанышлары өчен» дигән күкрәк билгесе иясе Любовь Капитонова сөйләде.

Әңгәмәдәш, мәктәпнең Иске Татар бистәсендә урнашканлыгын һәм монда базарлар күп булу сәбәпле, мигрант балалары да шактый булуын әйтте.

«Чит ил гражданнарының балалары да рус телен яхшы белсен, кыенлыклар тумасын өчен рус телен – чит тел итеп укыту буенча махсус курслар ачтык. Ата-аналар да бик риза һәм кәнәгать булды. Ул курслардагы төркемнәрдә телне төрле дәрәҗәдә белүчеләр укыды. Аннары шундый проблема бар, Таҗикстаннан Россия гражданнары булган балалар килә. Ләкин, рус телен бөтенләй начар беләләр. Менә алар да шушы курсларга йөреп өйрәнде. Хәзер безнең мәктәптә рус телен аңламаучы, белмәүче бала юк», – диде ул.

  • 51нче санлы мәктәптә барлыгы 470 укучы белем ала. Шуларның 50се – чит ил гражданнары балалары. Балаларга 32 укытучы белем бирә.

Мигрант балалары рус телен өйрәнү буенча фикерләре белән уртаклашты

Казанның 51нче санлы мәктәбендә белем алучы чит ил гражданнары балалары рус телен өйрәнүгә, уку оешмасындагы мохиткә карата фикерләрен җиткерде.

«Рус телен бик теләп өйрәнәбез, бик матур тел ул. Мин таҗик егете булам. Мәктәбебездә милләтләрне аеру юк, бөтенебез дә туганнар кебек. Рус теле дәресләре авыр бирелми, җиңел. Бик кызыклы һәм мавыктыргыч үтә. Дәрестән тыш чараларда да актив катнашам», – дип сөйләп алды Абдулбосит Пулотов.

Абдулбоситның сыйныфташы Оятилло Мәмәтҗанов та дустының сүзләрен раслап, фикерләре белән бүлеште.

«Безнең мәктәптә уку катлаулы түгел, укытучыларыбыз мәрхәмәтле һәм ярдәмчел. Рус теленнән «бишле» билгесе диярлек минем. Рус телен үзлектән дә өйрәнергә тырыштым. Рус телендә иркен аралашабыз, сыйныфта бөтенесе белән дә дустанә мөнәсәбәттә. Бергәләп төрле чараларда катнашабыз, бер-беребезгә кунакка йөрешәбез. Аннары бездә төрле милли ризыкларга багышланган чаралар да еш үтә, шулай итеп халыклар мәдәнияте белән танышабыз. Үзем татар халкының чәкчәген нык яратам. Киләчәктә дә Татарстанда укыйсым, яшисем килә. Инженер-программист булырга хыялланам. Әле имтиханнарга әзерләнәм», – дип сөйләде ул.

Әңгәмәдәш, бердәм дәүләт имтиханнарына ныклап әзерләнүен, инглиз һәм информатика фәннәрен яратуын да әйтеп китте. Үзбәк телен аңлый, ләкин, ул телдә начар сөйләшүен дә билгеләп үтте. Шулай ук укучы, чит илдән үсә төшкәч килгән сыйныфташларнына рус телен өйрәнү берникадәр катлаулы булуын да билгеләп үтте.

Татарстанның мәгариф оешмаларында күпме мигрант балалары укуы билгеле

Тулысынча республикада мигрантларның балалары белән вазгыятькә ачыклыкны Рәмис Мөҗипов журналистлар белән сорау-җавап форматында сөйләшкәндә кертте.

«Татарстанның мәгариф оешмаларында 27 меңнән артык чит ил гражданы белем ала. Иң күп чит ил гражданнары югары уку йортларында укый – 22 мең студент. Мәктәпләрдә 3,2 мең бала белем ала. Шулай ук 500гә якын яшүсмер – колледжларда һәм техникумнарда укый, 800дән артыгы – мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбияләнә. Татарстанга иң күп чит ил укучылары якын чит илләрдән – Төрекмәнстан, Үзбәкстан һәм Таҗикстаннан килә. Аларның бер өлеше Россиядә калырга, укуын дәвам итәргә, безнең илдә профессиональ карьера башларга тели», – диде ул.

Әңгәмәдәш сүзләренә караганда, Казанда – 245, Чаллыда – 64, Түбән Камада – 40ка якын бала мәктәпкә укырга керү өчен рус теленнән тест язган.

«Рус телен начар белгән барлык укучылар һәм студентлар өчен аны өйрәнүне тәэмин итәргә, мигрантлар өчен адаптация курслары оештырырга кирәк. Ничек итеп баланы мәктәпкә алмыйлар? Ул кайда укырга тиеш? Телне белмәвенә ул гаеплеме? Өйрәнер. Теләсә кайсы бала өч-дүрт ай эчендә тел өйрәнә. Бернинди куркыныч та юк. Бу бит бала, ул гаепле түгел моңа. Аларга сак карарга кирәк. Миграция төбәкне хезмәт ресурслары белән тәэмин итә. Без аннан башка булдыра алмыйбыз, бу – хезмәт ресурслары», – дигән иде шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә.

Россия Федерациясе мәктәпләренә укырга керү өчен мигрант балаларына тест түбәндәге максатларны алга куеп булдырылган. Сыйфатлы белем бирү процессын тәэмин итү максатларында балигъ булмаган чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затлар рус телен белү дәрәҗәсен расларга тиеш. Тестны уңышлы уза алмау Россия гомуми белем бирү оешмаларына кабул итүдән баш тарту өчен нигез булып тора. Мондый очракта укучы өч ай яңадан әзерләнеп, тест язып карый ала. Тестны яңадан әзерләнеп эшләп карау мөмкинлекләре чикләнмәгән.

  • Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәттән алынган статистика мәгълүматы буенча 90 процентка якын мигрант балалары Россия мәктәпләренә укырга керә алмаячак. Апрель-август айларында мәктәпкә керү өчен документлар чит ил гражданлыгы булган 23 616 балага тапшырылган. Шул ук вакытта документларның тулы комплектын бик аз өлеше генә җыеп биргән. Илдә барлыгы 5940 мигрант баласы рус теленнән тест язган, шуларның 2964 – аның биремнәрен уңышлы үтәгән.

  • Мигрантларның балалары быелның 1 апреленнән мәктәпкә кабул итү өчен рус телен белүгә мәҗбүри тест тапшыра башлады. Бу хакта боерыкны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин имзалады. Аннары РФ Дәүләт Думасы пленар утырышта беренче укылышта хөкүмәт закон проектын кабул итте. Анда МВД һәм мәгариф өлкәсендә идарә итүче төбәк һәм муниципаль органнар арасында мигрантларның балалары турында мәгълүмат тапшыру механизмын билгеләү тәкъдим ителгән иде.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх