На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Югары суд Фаил Камаев отставкага китү турында прокурор дәгъвасын шәһәр судына кайтарды

Татарстан Югары суды Тукай районы прокуроры Руслан Галиевның район советына дәгъвасы буенча материалларны Чаллы шәһәр судына кайтарды.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Тукай районы прокуроры районның элеккеге башлыгы Фаил Камаевның үз теләге белән отставкага китүен законсыз дип тануны таләп итте. Исегезгә төшерик, җирле депутатлар июнь азагында Фаил Камаевның отставкага китүен шундый формулировка белән раслады.

Район прокуратурасы шәһәр суды билгеләмәсенә шикаять белдерде. Район күзәтчелек ведомствосы башлыгы «ышаныч югалту сәбәпле» формулировкасы яклы. Бу районның элеккеге башлыгы коррупциягә каршы закон таләпләрен бозу сәбәпле отставкага китү белән бәйле.

Агентлык хәбәр иткәнчә, 2022 елда Фаил Камаев коммерция оешмасы вәкиленнән 1,3 миллион сум ришвәт алып тотылды. Камаевны кулга алдылар, ләкин соңрак аны тикшерү изоляторыннан өй арестына чыгардылар. Элеккеге түрә тикшерү белән килешү төзеде.

Тикшерү версиясе буенча, әлеге сумма өчен районның элеккеге башлыгы фирмага район объектларында төзелеш эшләре уздыруга килешүләр төзүдә ярдәм күрсәткән.

Ссылка на первоисточник
наверх