На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Чаллыга дөньяның танылган боксчылары җыела

Чаллының Боз сараенда бокс буенча ярышлар була. Биредә халыкара класслы спорт мастеры Игорь Свиридченков белән Америка боксчысы Райн Пино көрәшен карарга да мөмкин булачак. 11 сентябрьдә күренекле спортчылар Чаллы мэры Кубогы өчен ярыша. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Зөлфия Галим хәбәр итә.

Дөньяның көчле спортчылар арасында барлыгы 8 көрәш планлаштырыла.

Анда студентлар арасында дөнья чемпионы, Россиянең күренекле спортчысы Антон Зайцев та катнаша.

Чараның дәрәҗәле кунаклары арасында олимпия чемпионнары, танылган спортчылар: Александр Лебзяк, Олег Сәитов, Раимкул Малахбеков, Камил Җамалетдинов, Денис Лебедев һәм Александр Поветкин да бар.

 

Ссылка на первоисточник
наверх