На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Зәйдә яшәүче ике дус укучы махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итә

Зәйдә яшәүче XI сыйныф укучылары Михаил Вдовыченко һәм Михаил Аввакумов тырышлыгы белән хәрбиләр өчен ике «Нива» машинасы һәм башка кирәкле әйберләр сатып алынды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.

Михаил Вдовыченко 3нче мәктәпнең XI сыйныфында укый. Алда бердәм дәүләт имтиханнары, хәрби хезмәткә чакыру яше җитә, кыскасы, Михаилның мәшәкатьләре күп.

Әмма, шуңа да карамастан, егет укырга да, эшләргә дә, волонтерлык хәрәкәтендә катнашырга да өлгерә. Ул әле дәресләрдән бушаган арада автомобильләр ремонтлау белән дә шөгыльләнә. Шулай ук махсус хәрби операция зонасына җибәрелә торган автомобильләрне дә ремонтлый.

Михаилның әтисе контракт буенча махсус хәрби операция зонасында хезмәт иткән. Аның кушаматы — «Майер». Хәзер сәламәтлек торышы буенча хәрби хезмәттән азат ителгән.

«Махсус хәрби операция башында ук бервакыт без әти белән сугыш турында фильм карадык. Һәм әтием фильм геройларына бу очракта ничек һәм нәрсә эшләү яхшырак булыр иде дип үз карашын тезеп китте. Нәтиҗәдә мин түзмәдем һәм аңа: «Син бит, әти, анда түгел, ничек яхшырак икәнен сиңа каян белергә?» — дип әйттем. Шул минутта ул миңа: «Менә, улым, күрерсең, мин контракт буенча махсус хәрби операция зонасына китәчәкмен», — дип җавап бирде. Мин аңа ышанмадым, ләкин ул үз сүзендә торды. Бу вакытта мин Түбән Камада кадетлар мәктәбендә укый идем. Әтием мине ялларга алырга килде һәм Россия Саклану министрлыгы белән контракт буенча хезмәткә килешү төзүе турында хәбәр итте», — дип искә ала Миша.

«Улым кадет булгач, күп темага аның белән бәхәсләшәбез. Мин аңа, кеше теләсә, булдыра алмаган нәрсә юк, дидем.

Һәм контракт буенча Ватан сагына басып, улыма әти кеше буларак үрнәк күрсәттем. Хәзер улым фикерен үзгәртте. Ул Ватан алдында хәрби бурычын үтәргә әзер», — ди «Майер».

Михаил Аввакумов 6нчы мәктәпнең XI сыйныфында укый. Михаил белән алар энергетика буенча һөнәри юнәлеш классында укыганда дуслашканнар. Телеграм мессенджерында «Михаил/о СВОем» каналын ачканнар.

«Майер» егетләргә хәрби иптәшләренә машина алуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Ике Миша сөйләшеп, «Михаил /о СВОем» төркемендә хәрбиләргә машина алуда битараф булмаган кешеләрдән ярдәм сорыйлар. Һәм ике атна эчендә кирәкле сумма җыелып та бетә. «Нива«ны хәрбиләргә җибәрү өчен идеаль хәлгә китереп ремонтлап, дроннарга каршы саклагыч куялар. Яңа ел ялларында машинаны «Майер» улы белән махсус хәрби операция зонасына илткән.

«Әгәр безгә хәрбиләрдән заявкалар керә икән, без ярдәм итәргә тырышабыз. Күптән түгел Белгородтан танкистлар мөрәҗәгать итте. Без аларга гайковертлар һәм кыр шартларында техниканы ремонтлау өчен махсус җыелма сатып алып җибәрдек», — ди егетләр.

Бу көннәрдә ике дус халык ярдәме белән тагын бер автомобиль сатып алган, хәзер аны ремонтлап, махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен әзерлиләр.

Ике Михаил хәрбиләргә ярдәм итү буенча Зәйдә зур эш башкара. Һәр гуманитар ярдәмне төяүдә катнашалар. Михаил Аввакумов киләчәктә Казанга югары уку йортына кереп, «Халык фронты» юнәлешендә волонтерлык эшен дәвам итәргә тели.

 

Ссылка на первоисточник
наверх