На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Россия хәрбиләре Курск өлкәсендәге барлык участокларда һөҗүм алып бара

Россия хәрби хезмәткәрләре Курск өлкәсендәге барлык участокларда массакүләм һөҗүм алып бара. Бу хакта RT хәрби корреспонденты Саргон Хадая хәбәр итә.

«Россия гаскәрләре фронтның Курск өлкәсендәге барлык участокларында массакүләм һөҗүм алып бара. Каты бәрелешләр барышында Украина Кораллы көчләре бүлекчәләре бер-бер артлы җиңелүгә дучар була», - дип белдерде ул.

Хәрби корреспондент билгеләп үткәнчә, фронтның бу участогында Украина армиясенең хәле бик тиз начарая.

Якшәмбе көнне Россия гаскәрләренең Курск өлкәсендә Кече Локня, Черкасское Поречное һәм Косицаны азат итүләре билгеле булды.

Ссылка на первоисточник
наверх