На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...

Махсус операциядә катнашкан 40 кеше Татарстанда алдан тавыш бирүдә кандидат итеп теркәлде

Татарстанда «Бердәм Россия»нең алдан тавыш бирү чарасында катнашу өчен документлар кабул итү дәвам итә. Хәзерге вакытта республикада җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына алда торган сайлауларда кандидатлар сайлап алу буенча партиянең алдан тавыш бирү чарасында 5,2 меңнән артык кандидат теркәлгән. Документлар кабул итү 24 апрельгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итте партиянең матбугат хезмәте.

Искәртеп үтәбез, Татарстанда быел көз ике сайлау кампаниясе планлаштырылган. Төбәк халкына республика Рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына 7,5 меңнән артык депутат сайларга туры киләчәк.

«Кандидатлар күрсәтү Әтнә, Югары Ослан, Кукмара, Мөслим, Балык Бистәсе, Теләче, Чирмешән, Чистай муниципаль районнарында аеруча актив бара. Махсус операциядә катнашкан 40 хәрби алдан тавыш бирүдә кандидат сыйфатында теркәлгән», - дип сөйләде «Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин.

Алдан тавыш бирүдә гариза биргән кандидатларның яртысыннан артыгы – «Бердәм Россия» әгъзалары, өчтән бере партия тарафдарларының төбәк бүлеге сафларында тора.

Искәртеп үтәбез, төбәк сәяси советы президиумы алдан тавыш бирүне уздыру вәкаләтләрен партиянең җирле бүлекләренә тапшырды. Пассив сайлау хокукына ия һәм партиянең программа юнәлешен уртаклашкан һәр татарстанлы «Бердәм Россия»дән кандидат буларак күрсәтелә алачак.

Ссылка на первоисточник
наверх