На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Әлбир Крганов Мәскәүдә мәчет төзүдә Татарстан ярдәменә өметләнә

Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы Әлбир Крганов Мәскәүдә Халыкара мәдәни-агарту үзәге территориясендә мәчет төзелешенә Татарстан ярдәменә өметләнә. Бүген ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка мәчет проектын тәкъдим итте.

«Әлеге үзәк кысаларында мөселман комплексын сафка бастыру да каралган Архитекторлар зур эш башкарды, борынгы болгар һәм татар стильләрен, безнең архитектураның юнәлешләрен өйрәнде.

Проектны Рөстәм Нургалиевич та хуплады», – дип сөйләде Әлбир Крганов «Татар-информ»га.

Мәчет болгар һәм татар архитектурасы элементлары, бизәкләр белән төзеләчәк. Проектта Мәскәү яки борынгы рус архитектурасы элементларын да күрергә була.

Бер гөмбәзле мәчет төрле юнәлешләр кушылмасы булачак, Болгар чорының күп элементларыннан һәм татар манарасыннан торачак.

Проект Татарстан Республикасы җитәкчелеге белән бергә алып барыла. Бүген татар эшмәкәрләренең һәм меценатларның күбесе оештыру мәсьәләләрендә ярдәм күрсәтә башлаган инде: мәчет территориясе уратып алынган һәм штаб бинасы төзелгән.

«Һичшиксез, Татарстан Республикасы әлеге проектта актив катнашыр дип өметләнәм, чөнки элек-электән татар җәмгыяте Мәскәүдә мәчет төзегән һәм илебез башкаласында мөселман тормышының локомотивы булган. Шуңа күрә әлеге мөһим халыкара проектта да Татарстан һичшиксез катнашырга тиеш кебек. Шулай ук берничә мөселман гарәб иле дә кызыксыну белдерде һәм безнең проектны өйрәнә», – дип сөйләде Крганов.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда Әлбир Крганов «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме эше, Kazan Summit халыкара икътисад форумы һәм Ислам динен рәсми кабул итү көнен бәйрәм итү планнары турында фикерләште.

Ссылка на первоисточник
наверх