На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Рөстәм Миңнеханов Алтайның «Кар барсы» үзәгеннән ирбислар сурәтләнгән видео күрсәтте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналында Алтайдагы «Кар барсы» үзәгендә яшәүче ирбислар сурәтләнгән видео куйды.

«Бүген Казанда халыкара экспертлар кар барсларын саклау мәсьәләләре турында фикер алыша. Күптән түгел Алтайда махсус үзәк эшли башлады, анда ерткычларны өйрәнү һәм үрчетү белән шөгыльләнәчәкләр», – дип язган республика җитәкчесе.

«Яңа үзәктә дүрт барс яши. Барысы да үзләрен яхшы хис итә. Тик менә камерага төшәргә бик яратмыйлар», – дип искәрткән Миңнеханов.

Алтай Республикасының Майма районында «Карым» ҖЧҖ территориясендә «Кар барсы» үзәген төзү эшләре 2022 елда башланган. 2024 елда үзәк территориясендә лабораториясе булган фәнни-тикшеренү корпусы, фәнни хезмәткәрләр өчен торак йортлар, ветеринария, хуҗалык блоклары һәм вольер комплексы сафка бастырылган.

«Дөньяда кар барсын өйрәнү һәм саклау. Көчләрне берләштерү» конференциясе Казанда әлеге ерткыч яши торган барлык 12 илнең вәкилләрен берләштерде.

t.me/rustamminnikhanov видеосы.

Ссылка на первоисточник
наверх