На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Владимир
    И что это было??? Все 150 национальностей России должны разбираться в татарском языке???? Не очень ли круто татары вы...Камил хәзрәт еллы...
  • Александр Пятнистый
    так ты и вали сама отсюда. Это татарский сайт, и язык-татарскийБолгарда балалар ...
  • Владимир Рогожин
    Что за секретность?Для русских что то пакостное готовите?Геннадий Емельяно...

Татарстан Лисичанскига һәм Рубежноега 120 тонна ярдәм җибәрә

Бүген Татарстаннан «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге химаясендә оештырылган республика шефлыгындагы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә 120 тонна ярдәм белән 6 йөк машинасыннан торган колонна җибәрелә. Бу хакта партиянең төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге ярдәм партиясен җыюда Татарстанның 6 районы катнашты.

Сарман районы 20 тонна эчә торган су җыйды, Мамадыш районы 15 тонна бәрәңге, шулай ук 3 тонна яшелчә һәм 2 тонна эчә торган су әзерләде. Спас районы 14 тонна агач материалы, җылыткыч һәм электр чыбыгы җибәргән. Агач материалларын Кайбыч районы да җыйган. Минзәлә районы 18 тонна бәрәңге, 2 тонна яшелчә һәм 8 тонна шешәле су әзерләгән. Балтач районы да бәрәңге әзерләгән, ул шулай ук «Нива» автомобилен һәм йөк машинасы өчен тәгәрмәчләр тапшырган.

Рубежноеда яшәүчеләр өчен 2 млн сумлык киемне Татарстан халыклары ассамблеясе сатып алган. Йөкне формалаштыруга һәм җибәрүгә шулай ук ТР Ресоциализация фонды җитәкчесе Данияр Максудов, «Дивар» компаниясе башлыгы Гайнан Габделгазизов һәм Казанның «Шотокан» каратэ федерациясе җитәкчесе Алексей Кокурин үз өлешләрен кертте. Моннан тыш, Тәтеш районы стендка ату өчен 5 мең тәлинкә тапшырган.

Татарстан вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин ай саен Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренең ихтыяҗлар исемлеген тәкъдим итә. «Бердәм Россия» вәкилләре шуның буенча йөк формалаштыра.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх