Ватанны саклаучылар көнендә, 23 февральдә, «ТНВ-Татарстан» һәм «Луганск 24» телеканаллары арасында «Бергә» телекүпере оештырыла.
«Ике телекомпания студиясендә күренекле кешеләр, махсус хәрби операция геройлары, медиклар, төзүчеләр, Донбасста тыныч тормышны бергә торгызучы волонтерлар үз тарихларын сөйләячәк», – диелә ТНВ хәбәрендә.
Телекүпердә махсус хәрби операция ветераны Николай Рубель, ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, Луганск Халык Республикасының шефлыкка алынган шәһәрләрендә Татарстаннан куратор Фәнил Әһлиуллин, Луганск сәламәтлек саклау министры Наталья Пащенко, ТР Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин катнаша.
Телекүпер трансляциясен теләгән һәркем «ТНВ-Татарстан» телеканалында карый ала. Чара 12:00 сәгатьтә башлана.
Свежие комментарии