На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Владимир
    И что это было??? Все 150 национальностей России должны разбираться в татарском языке???? Не очень ли круто татары вы...Камил хәзрәт еллы...
  • Александр Пятнистый
    так ты и вали сама отсюда. Это татарский сайт, и язык-татарскийБолгарда балалар ...
  • Владимир Рогожин
    Что за секретность?Для русских что то пакостное готовите?Геннадий Емельяно...

Рөстәм Миңнеханов Рамзан Кадыровка Грозныйда узган Сабантуй өчен рәхмәт әйтте

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, тугандаш Республика Сабантуй кабул итү сәбәпле, Чечня башлыгы Рамзан Кадыровка рәхмәт белдерде. 30 июньдә Грозныйда беренче тапкыр милли татар бәйрәме узды.

«Кунакчыл Чечня җирендә безнең яраткан Сабантуй бәйрәмен шундый масштабта үткәрүегез өчен рәхмәт!

Тугандаш халыкның чәчәк атуын телим! Без бергә!» – дип яза республика җитәкчесе үзенең телеграм-каналында.

Миңнеханов шулай ук бәйрәм чарасы мизгелләре төшерелгән видеоязма белән уртаклашты.

Моңарчы Рамзан Кадыров Чечня башкаласында беренче тапкыр узган Сабантуйга 10 меңгә якын кеше килүе турында сөйләде.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх