«Казан утлары» журналының җавалы сәркатибе, яшь язучылар өчен «Яңа исем» иҗади лабораториясе остазы Ландыш Әбударова язучы булырга теләгән яшьләргә әдәбият теориясен бирү буенча зур эш башкарылуын әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында сөйләде.
Ул остаз буларак яшьләрне зәвыклы укучы һәм зәвыклы язучы итеп тәрбияләү бурычлары торганын ассызыклады.
Язучыга әдәбият тарихын, әдәбият теориясен, әдәби тәнкыйтьне белү бик кирәк булуын искәртте.«Башта без шәкертләрдә татар әдәбиятыннан тулы база бардыр дип уйлаган идек. Кызганыч, алай түгел, мәктәрләрдә әдәбият дәресләре аз булуы үзен сиздерә башлады. Безгә татар әдәбияты белән тирәнрәк таныштыру кирәк. Без яшьләргә әдәбиятның теориясен бирү кирәклеген аңладык, онлайн видеодәресләр әзерли башладык. Алар дәвам итәчәк. Видеодәресләр татар әдәбиятындагы классик язучыларның нинди дә булса әсәрен анализлау, андагы төп алымнарны күрсәтү рәвешендә бара. Укучылар үзләре дә шуны сорады», – диде Ландыш Әбударова.
Беренче елда алты, икенче елда биш остаз укытса, быел дүрт остаз булачак. «Онлайн һәм офлайн эшләячәкбез. Вотсапта төркемнәр булдырыла. Һәр язучы шәкертләре белән 24 сәгать элемтәдә тора. Аерым да сөйләшәбез, чатта биремнәр бирәм. Язучы булырга өйрәтә торган китаплар укырга кушам. Алар миңа беренче иҗат җимешләрен җибәргәч, күзгә-күз очрашып яки онлайн форматта киңәшләр биреп, кире кайтара-кайтара эшләп, әсәрне төгәлләп бетерәбез. Кыска вакыт эчендә нәрсәгәдер өйрәтү җиңелрәк булсын өчен, гадәттә хикәя жанрын алабыз», – диде Ландыш Әбударова.
Шулай ук, ул повесть жанрына тотынып, бер елдан икенче елга күчкән әсәрләр дә булуын әйтте.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии