8 сентябрьдә, якшәмбе көнне «КАМАЗ» махсус хәрби операциядә катнашучы шефлык бүлекчәләренә гуманитар ярдәмнең чираттагы, унынчы партиясен җибәрде. Йөкнең гомуми авырлыгы 82 тонна булган. ярдәм җибәрү тантанасында «КАМАЗ» гавами акционерлык җәмгыяте генераль директоры Сергей Когонин да катнашты.
Әлеге ярдәм кысаларында төрле җирдә йөри ала торган автомобильләр, КАМАЗ йөк машинасы, шулай ук азык-төлек, су, тәгәрмәчләр һәм техника өчен запас частьләр, маскировка челтәрләре һәм радиоэлектрон көрәш чаралары җибәрелгән.
Бу йөкнең суммасы 35 миллионнан кыйммәтрәк дип бәяләнә.Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк «КАМАЗ» хәрбиләргә, шулай ук Россиянең яңа төбәкләрендә яшәүчеләргә дә актив ярдәм итә. Компания вәкилләре сүзләренчә, операция башланганнан бирле 800 миллион сумга якын, 1000 тоннадан артык гуманитар йөк җибәрелгән.
Сергей Когонин «КАМАЗ»дагы 330 хезмәткәрнең хәзер фронтта булуын, шул ук вакытта 30 мең эшченең компания заводында армия өчен кирәкле техника чыгаруын дәвам итә, диде. Ул ярдәм җибәрү инде традициягә әйләнде һәм бу бөтен хезмәткәр өчен мөһим миссия дип белдерде.
Компания җитәкчесе искәрткәнчә, махсус операциядә катнашучы камазчылар өчен даими түләүләр дәвам итә, ә мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә төрле яклап ярдәм күрсәтелә. Ул «КАМАЗ» алга таба да үз хезмәткәрләренә һәм аларның якыннарына ярдәм итәчәк диде, катлаулы чорда бердәмлекнең һәм терәк булуның мөһимлеген әйтте.
Свежие комментарии