«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенә кергән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы – цитаталар китерү буенча республика рейтингы лидеры. Бу хакта медиахолдинг җитәкчесе Шамил Садыйков бүген Сочида «Бөтен Россия-2025» заманча журналистика форумында белдерде.
«Федералларга Татарстан Республикасында ниләр булуы кызык.
Ниндидер тарихлар, ниндидер яңалыклар. аның («Татар-информ»ның – Т-и. Иск.) хәбәрләрен бөтенесе эләктереп ала, барлык федераль агентлыклар безнең контент белән эшли. Без бик күп контент сатабыз, алар бездән бик күп ала», - дип билгеләп үтте Шамил Садыйков форумның «Төбәк массакүләм мәгълүмат чараларының цифрлы трансформациясе: үсеш стратегиясе, контент, аудитория» сессиясендә.«Кешеләрне беренче чиратта якын-тирәдә ниләр булуы кызыксындыра. Күрше урамда, үзенең шәһәрендә, районыңда булган хәлләр», – дип ассызыклады медиахолдинг җитәкчесе.
«Шуңа күрә без һәрвакыт кешеләргә якынрак, без аларга кызыклырак. Шуңа күрә без үз дәрәҗәбездә эшлибез. Ә федераллар кирәк чакта безгә мөрәҗәгать итә», - дип йомгаклады сүзен Шамил Садыйков.
«Медиалогия» компаниясе мәгълүматлары нигезендә, «Татар-информ» 2025 елның икенче кварталы нәтиҗәләре буенча Татарстанда иң күп цитаталар китерелгән медиа булды.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии