На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Татарстан архивчылары республика халкын гаилә фотолары белән уртаклашырга чакыра

Быел 24 ноябрьдә билгеләп үтеләчәк Әниләр көне алдыннан Татарстан архивчылары Россиядә Гаилә елына багышланган «Әни күзләре белән» акциясен башлап җибәрде.

Акциядә тарих өчен балачак фотоларын, әнисе белән төшкән фотосурәтләрен, гаилә фотоларын яки беренче мәктәп дәфтәрләреннән алып туй фотоларына кадәр нинди дә булса гаилә ядкарьләрен сакларга теләгән һәркем катнаша ала.

Оештыручылар идеясе буенча, акциянең исеме символик. Алар әйтүенчә, әни күзләре, Евгений Мартынов башкаруындагы совет җырында җырланганча, «безне һәрвакыт дулкынланып күзәтә».

«Безнең уңышлар һәм уңышсызлыклар, беренче адымнар, гаиләдә балалар һәм хәтта оныклар туу, тормыш вакыйгаларының күптөрлелеге — болар барысы ана бәхете дип атала», - дип ассызыкладылар ТР Дәүләт архивында.

Үзенең һәм әнисенең фотосурәтләрен мәңгегә сакларга теләүчеләр «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесенә (Казан, Декабристлар урамы, 4 йорт, 2 корпус) мөрәҗәгать итә ала. Телефоны: 8 (843) 221-28-60 (61).

РФ Президенты Владимир Путин 2023 елның 22 ноябрендә 2024 елны Россиядә Гаилә елы дип игълан итте. Документта билгеләп үтелгәнчә, карар гаиләне яклау һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру өчен кабул ителде.

 

Ссылка на первоисточник
наверх