Россия Тикшерү комитетының Мәгълүмат үзәге аккаунтындагы аңлатмаларда Казанның Константиновка бистәсендә яшәүчеләр транспорт белән бәйле проблемаларга зарланган.
Кешеләр әйтүенчә, җирләрне ызанлауда хаталар китү сәбәпле кишәрлекләр грунт юллары белән бергә сатылган, нәтиҗәдә ашыгыч хезмәт машиналары да, башка транспорт та йортлар янына килә алмый.
Пенсионерлар, инвалидлар һәм күп балалы гаиләләрдән күпсанлы шикаятьләр килүгә дә карамастан, вәзгыять хәл ителмәгән килеш кала, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының матбугат хезмәте.Элегрәк ведомство башлыгы Александр Бастрыкин бу мәсьәлә буенча доклад тәкъдим итәргә кушкан һәм җинаять эше кузгатылган иде.
Әмма җинаять эше кузгату турындагы карар Казанның Совет районы прокуроры урынбасары Иван Ширыков тарафыннан кире кагылган. Әлеге карарга карата Татарстан прокуроры вазифаларын башкаручы Алексей Заикага шикаять бирүнең дә нәтиҗәсе булмаган.
Бастрыкин Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Валерий Липскийга җинаять эшен кабат кузгатырга һәм доклад тәкъдим итәргә кушты.
Свежие комментарии