Түбән Кама муниципаль районы администрациясендә узган атналык киңәшмәдә Башкарма комитет башлыгы Радмир Беляев коллективка Совет аппаратының яңа җитәкчесе Ришат Нәфыйковны тәкъдим итте.
«Ришат Фәргатович территория белән яхшы таныш. Ул Түбән Камада эшләгән, Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органын җитәкләгән.
Соңгы елларда ул Менделеевск районы Советы аппараты җитәкчесе вазифасын башкарды, анда үзен җаваплы, игътибарлы һәм инициативалы белгеч буларак танытты. Ул эш процессларын нәтиҗәле төзи, куелган бурычларны хәл итә һәм аларны нәтиҗәгә җиткерә белә», — дип белдерде Радмир Беляев.Башкарма комитет башлыгы аппаратның яңа җитәкчесенең тупланган тәҗрибәсе һәм һөнәри сыйфатлары идарә командасын ныгытуга ярдәм итәр һәм районга сизелерлек файда китерер, дип ышаныч белдерде ул.
Ришат Нәфыйков үз вазифаларын 31 майдан башлап башкарырга кереште.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии