На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Sergey Pnz
    У нас в стране, официальный язык - русский. Зачем писать в общую сеть на непонятном языке.Васил Шәйхразыев ...
  • галина
    А где перевод? Что за абра кадабра?«Авыл укытучысы –...
  • fisher
    Доходчиво изложил, заразаМөхәммәтшин бюдже...

Татарстан Рәисе: «Агроволга» - авыл хуҗалыгында инновацияле бик яхшы мәйданчык

3 июльдән 5 июльгә кадәр «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә «Агроволга» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе узачак. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Хөкүмәт Йортында киңәшмәдә әйтте. Видео республика җитәкчесе порталында чыкты.

«Бу бик яхшы мәйданчык. Авыл хуҗалыгында инновацион эшләнмәләр, техника һәм җиһазларның яңа төрләре, бик кызыклы тәҗрибә-демонстрация кырлары булачак, агросәнәгать комплексы предприятиеләренең һәр ел саен яңа сортларын, нәтиҗәләрен һәм экспозицияләрен күрәбез», - дип санап китте республика җитәкчесе.

«Агроволга» - агросәнәгать комплексының төрле өлкәләрендә яңа казанышлар белән танышу өчен үз продукциясен һәм технологияләрен тәкъдим итү мәйданчыгы. 2022 елда анда Россиянең 41 төбәгеннән 420 компания, Беларусь, Казахстан, Төркия, Иран, Көньяк Корея, Нидерланд һәм Австралия вәкилләре катнашты.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх