На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Дмитрий Зайцев
    И я о том же.Зилә Вәлиева: Тат...
  • Ингерман Ланская
    О как! оказывается тнв - это телеканалында, а смартфоны - билгеле булды... а все смартфоны булды? или некоторые тольк...«ТНВ» телеканалын...
  • Александр Антошин
    А что , канал уже постепенно переходит на татарский язык ?«Елмай» паркында ...

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: Шәҗәрә төзегән өчен шәхси белгечләр бик зур акча ала

«Нәселебез шәҗәрәсе» бәйгесенә багышланган матбугат очрашуында «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белгечләрдә шәҗәрә төзүнең бик кыйммәткә төшүен искәртте.

«Минем үзем шәхси генеалогка мөрәҗәгать иткәнем бар. Алар, әлбәттә, кайчак бик зур акча алалар. Безнең гаилә болай эшләде: интернетта бик күп кушымталар бар, без шуларны йөкләп алдык.

Аларны әбиләргә, бабайларга, апаларга, абыйларга җибәрергә була, һәм аларның һәркайсы белгән мәгълүматын тутыра ала», – дип киңәш итте Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Шәҗәрә төзү буенча хезмәтне Татарстан Республикасы Дәүләт архивы да күрсәтә. Аннан файдалану өчен сайтта гариза язу да җитә. Әмма бу хезмәт түләүле, дип хәбәр итте ТР Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Гүзәл Илдарханова-Балчыклы.

«Бәяләр закон нигезендә җайга салынган, прейскурант сайтта бар. Алар, әлбәттә, шәхси генеалоглар сораган бәяләр белән чагыштырырлык түгел. Татарстанда һәм читтә яшәүче ватандашларыбызның күбесе мондый хезмәтне сорап мөрәҗәгать итәләр. Шәҗәрәләрне төзү вакыты төрлечә, бу саклауда булган документлар санына бәйле. Барлык кирәкле документлар булган очракта, бу берничә ай эчендә эшләнә, ә алар булмаган очракта, эш берничә елга кадәр сузылырга мөмкин», - дип аңлатты ул.

Аның сүзләренчә, кешеләргә борчылырга кирәкми, аларның ата-бабалары һәм туганнары турындагы мәгълүматны дәүләт органнарыннан теләсә кем ала алмаячак, сорауны рәсмиләштергәндә һичшиксез туганлык дәрәҗәсен күрсәтергә кирәк булачак.

 

Ссылка на первоисточник
наверх