На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ЧТО ЭТО ЕЩЕ ЗА ВЫЛАЗКИ, ГДЕ ЭТО НИКОМУ НЕ НУЖНО? ГОВОРИТЕ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ В РОССИИ, РУССКОМ ЯЗЫКЕ... Да и просто, ...Рөстәм Миңнеханов...
  • Николай
    А почему нет перевода?Рөстәм Миңнеханов...
  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...

Түбән Камада төзекләндерү өчен киңлекләр сайлау буенча тавыш бирү башланды

Түбәнкамалылар 2026 елда «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты буенча нинди иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерергә кирәклеген сайлый ала. Һәр тавыш сезнең йорт янында яңа сквер яки буш урында парк барлыкка килүгә йогынты ясый ала. Сайлау түбәндәге сылтама буенча башкарыла: https://gorodsreda.

tatar.ru/. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ сайтында хәбәр ителә.

Шулай ук онлайн-тавыш бирүдә ТР Дәүләт хезмәтләре порталында «Халыктан сораштырулар» сервисы аша һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында катнашырга мөмкин. 14 яшькә җиткән һәр түбәнкамалы тавыш бирә ала. Ел саен үткәрелә торган бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Түбән Камада тавыш бирүдә түбәндәге территорияләр катнаша:

• «Гаилә» паркы (4 чират)

• «Сөембикә» паркы (Сөембикә һәм Кояшлы урамнары арасында)

• 28 нче микрорайондагы җәяүлеләр променады

• 17 нче һәм 18 нче микрорайоннар арасында җәяүлеләр променады

• 20 нче микрорайонда җәяүлеләр променады

• Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогындагы Сөенеч скверы (4 чират)

«Безнең ишегалды» программасы буенча тавыш бирүдә Түбән Кама районының якынча 80 территориясе катнаша.

 

Ссылка на первоисточник
наверх