Хәзерге вакытта Амур өлкәсендә Ан-24 самолеты һәлакәткә юлыгуның берничә версиясе карала. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Беренчесе - техник төзексезлек, икенчесе - кеше факторы, очыш вакытындагы хилафлыклар.
Росавиация хәбәр иткәнчә, бүген Амур өлкәсендә «Ангара» авиакомпаниясенең Ан-24 самолетын эзләделәр.
Самолет Благовещенск-Тында маршруты буенча очкан.
Росавиациянең эзләү-коткару вертолеты аны күпмедер вакыттан соң Амур өлкәсендә табып алган.
Коткару эшләрендә 50дән артык белгеч һәм 10 берәмлек техника җәлеп ителгән.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии