Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Татарстанда җәй төрле вакыйгаларга бай булачагын әйтте. «1нче июньдә старт алдык. Безнең максат – татарстанлыларга эчтәлекле җәй бүләк итү, республиканы туристлар кызыгырлык итү. Республикага килгән туристлар уңайлы скверлар, матур чәчәк композицияләрен күреп, сокланып йөрүен ишетәбез», – диде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Татарстанда җәй» проектына багышланган матбугат конференциясендә.
«Безнең халык төрле инициативалар белән чыга. Авылларда, бистә, шәһәрләрдә күптөрле чаралар оештыралар», – диде Ләйлә Фазлыева. Ул халык өчен йорт ишегалларын матур, төзек, күңелле итеп күрү мөһимлеген дә билгеләп узды. Бу уңайдан, ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан гамәлгә куелган «Күрше Фест» ишегалды вакыйгалары бәйгесен искәртте.
«Безнең ишегалды» программасына да биш ел. 5174 ишегалдына икенче сулыш өрелде. Төзекләндерелгән ишегаллары 6,5 млн квадрат метр мәйдан тәшкил итә. Барлыгы 8 меңнән артык ишегалды яңартылачак», – диде вице-премьер.
Ул парк һәм скверлар программасына да ун ел тулганын искәртте. «Әле кичә генә беренче парклар ачылган иде, ә бүген инде 422 җәмәгать киңлеге бар. Бу эшләргә 26 млрд сум акча тотылган. Бүген алар уңайлылык мохите булып санала. Очрашып, бергә рәхәтләнеп, вакыт уздырырлык урыннар күп. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов халыкның аралашып яшәвен кайгырта», – диде Ләйлә Фазлыева.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии