Бу көннәрдә социаль челтәрләрдә Дәрвишләр бистәсендә автобус йөртүче юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозуы күренгән видеоязма таралды. Язмадан күренгәнчә, автобус каршы як полосадан бара һәм аздан гына җәяүлеләргә тимичә кала.
Видео автоинспекторларның игътибарын җәлеп итте. Тикшерү барышында автобус руле артында 46 яшьлек ир-ат булуы ачыкланган.
Аны профилактик сөйләшү үткәрү өчен Дәүләт автоинспекциясенә чакырганнар.Моннан тыш, автобус йөртүчегә карата җәяүлеләргә өстенлек бирмәгән һәм каршы як полосадан хәрәкәт иткән өчен административ беркетмәләр төзелде. Ир-ат гаебен таныды, дип хәбәр иттеләр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Свежие комментарии