На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

«Уйнагыз, гармуннар!» республика фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады

30 августта «Уйнагыз, гармуннар!» XXXIX республика фестивале – халык иҗаты бәйрәме узачак. Бу хакта Татарстан мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фестиваль-бәйрәм программасында: Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршында фестиваль-бәйрәмнең рәсми ачылышы, «Гармунчылар парады» – Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе төбәкләре гармунчылары, үзешчән фольклор коллективларының бәйрәм йөреше (Тукай скверы – Бауман урамындагы җир асты кичүе – «Родина» кинотеатры – Татарстан Фәннәр академиясе – 1 Май мәйданы – Казан Кремле).

Фестиваль Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе гармунчылары һәм якты иҗат коллективлары катнашында Казан Кремле диварлары янында йомгаклау концерты белән тәмамлана.

  • Беренче тапкыр бәйрәм 1985 елда уздырыла, шуннан бирле ел саен Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән гармунчылар катнаша. Декларация кабул ителү һәм Татарстан Республикасы көне билгеләнү белән бәйле рәвештә фестиваль 30 августта үткәрелә башлый. Традицион бәйрәмне үткәрү тәртибе дә сакланган.

Фестиваль-бәйрәмдә катнашу өчен 8 августка кадәр түбәндәге электрон адреска гариза җибәрергә кирәк: ug-2024@mail.ru

 

Ссылка на первоисточник
наверх