Казанда Вознесение трактының икенче участогыннан йөрү тагын 24 елга якын – 2048 елның 15 декабренә кадәр түләүле булачак. ТР Министрлар Кабинеты карарын Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Сүз Вознесение трактының Җиңү проспектыннан алып «Идел» М7 трассасына кадәр 7,6 километр озынлыктагы участогы турында бара.
Бушлай йөрү өчен альтернатива буларак Мамадыш тракты (озынлыгы – 7,184 километр) файдаланылачак.
Свежие комментарии