На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Байкал аръягы мөселманнары «Яхшылык эшлә» акциясен игълан иткән

Байкал аръягы мөселманнары Рамазан аеның соңгы 10 көне өчен «Яхшылык эшлә» акциясен игълан иткән. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния идарәсенең телеграм-каналы хәбәр итә.

Мәсәлән, узган җомгада Байкал аръягы мөселманнары диния идарәсе вәкилләре 321 нче округ хәрби клиник госпиталендә булган һәм анда дәваланучы махсус хәрби операция ветераннары белән күрешкән.

Диния идарәсе рәисе урынбасары Абдиваси Арыновның «Вести-Чита» тапшыруына сөйләгәненнән аңлашылганча, алар күчтәнәчне аерым мөселманнарга гына бирми, ә һәр ветеранга тигез итеп өләшә, чөнки Ватаныбыз бер булган кебек каһарманнарыбыз да тигез.

Сугышчыларга Рамазан күчтәнәчен төбәк диния идарәсе белән Байкал аръягында яшәүче халыклар диаспорасы туплаган.

Бу атнада мөселманнар Рамазан игелеген балалар йорты белән картлар йортына җиткерергә ашыга.

Ссылка на первоисточник
наверх