На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Мәүлид бәйрәме белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мөселманнарны Мәүлид ән-Нәби бәйрәме белән котлады. Дин тотучыларга сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар теләгән ул Телеграм-каналында.

«Барлык мөселманнарны Мәүлид ән-Нәби бәйрәме белән котлыйм! Нык сәламәтлек, иминлек һәм уңыш телим», - дип язды республика җитәкчесе.

Искәртик, Мәүлид - ул Мөхәммәд пәйгамбәрнең с.

г.в. туган көне хөрмәтенә багышланган бәйрәм. Ул Ураза һәм Корбан гаетеннән соң исламда иң зур һәм мөһим бәйрәмнәрнең берсе санала.

Ссылка на первоисточник
наверх